Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча районының Югары Аты башлангыч мәктәбендә халыкның кулланучы белеме дәрәҗәсен арттыруга багышланган чара уздырды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укучылар һәм аларның ата-аналары, балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече ведомствоның бурычлары һәм функцияләре турында, кайсы очракларда товарны кибеткә кайтарып бирүнең мөмкин булуы, дәгъва хатын ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге, товар хакы бәялектә күрсәтелгәннәргә туры килмәгәндә, почта аша брак товар килгәндә, чәчтарашта сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә нишләргә кирәклеге һ.б. турында сөйләде. Территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде. Ул шулай ук чарада катнашучыларның ваклап сатуга, җәмәгать туклануына кагылышлы күп санлы сорауларына да җавап бирде. Шулай ук, әкиятләрдән файдаланып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныфларда укучылар белән аерым әңгәмә дә уздырылды. Чарада катнашучыларның барысы да чара барышында алынган белемнәр багажы өчен территориаль орган хезмәткәренә рәхмәт белдерде һәм үзе белән белемнәрне генә түгел, ә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы чагылдырган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасын да алып китте.