Лениногорск шәһәренең 11 нче урта гомумбелем мәктәбендә хокукый һәм финанс белеме дәресе уздырылды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" №6 ярдәмче программасын тормышка ашыруның 2019 елга расланган "юл картасы"н үтәү кысаларында, Лениногорск шәһәренең 11 нче урта гомумбелем мәктәбендә хокукый һәм финанс белеме дәресе уздырылды. Дәресне ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнарындагы Әлмәт территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Мурадымова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Алла Нуртдинова белән берлектә уздырды. Танышып чыгу лекциясеннән соң 9-10-11 сыйныфларда укучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча анкета, шулай ук мәктәп укучылары өчен финанс арифметикасы буенча тест уздырылды. Чарада 35 кеше катнашты. Дәрес барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча, шул исәпән Интернет аша товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучыларның хокукларын яклау буенча, актуаль мәсьәләләр яктыртылды. Белгечләр өлкән сыйныфларда белем алучыларның ел саен уздырыла торган Кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында катнаша алу мөмкинлеге турында сөйләде, әлеге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытучы белән элемтәләр булдырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International