ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре "Урман утырту көне" акциясендә катнашты

2019 елның 27 апреле, шимбә

27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Иске Шигали авылы янында агачлар утыртты. Яңа урманнар республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Казан янында акция Биектау районының Дачный поселогы, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка поселогы янында узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы быел барлыгы 2,8 млн данә агач үсентесе әзерләгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International