Бүген Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Апас районы Сатмыш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, 1930 елда туган Ситдыйкова Фәһимә Хәлиловнаны Бөек Җиңү Көне белән котлады.
– Авыр еллар булды, – дип искә ала ул, – сугыш чорының барча авырлыгы балалар җилкәсенә күчте.
Әти-әниләре гаиләсендә алар җиде бала булган, әтиләре фронтка киткән. Фәһимә, унике яше тулып җитмәсә дә, колхоз кырларында эшләгән, урман кисү белән шөгыльләнгән. Билгеләнгән биремне үтәгәндә 300 грамм икмәк бирә торган булганнар, үтәмисең икән, икәмәксез калдырганнар. 1943 елда әтисенең вафаты турында коточкыч хәбәр алына.
Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, толлар, сугыш балалары алдында түбәнчелек белән баш иябез! Бүген безнең буын хәрби һәм тыныч хезмәтегез, тормыш зирәклеге һәм актив гражданлык позициясе өчен сезгә ихлас рәхмәт белдерә.