ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү Көне алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә белгечләр Бөек Ватан сугышы ветераны Фәррах Хәйретдинов белән очрашты. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов коллектив исеменнән кунакны чын күңелдән котлады, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Аннан сугыш ветераны Фәррах Хәйретдин улы үткән еллар турындагы хатирәләре белән уртаклашты, Берлинга кадәр барлык сугыш чорын искә төшерде. 

 Хәйретдинов Фәррах Хәйретдин улы 1918 елның 29 декабрендә Сарман районы Сарайлы авылында туган. 1935 елда техник училищега керү өчен Казан шәһәренә килгән.

1939 елның 15 апрелендә Фәррах Хәйретдин улын армиягә алалар. Хезмәтне ул Монголиядә 37нче зенит дивизиясендә башлый. Хезмәт итә башлап, 15 көн узгач японнарга каршы хәрби операциядә катнаша, әлеге операциягә Георгий Жуков җитәкчелек итә. Халкин-Гол районында совет-монгол гаскәрләренең япон армиясенә каршы киң колачлы сугыш гамәлләре алып барыла. Япон гаскәрләре хәтта тыныч халык белән дә каты кылана. Август азагында совет гаскәрләре Халкин-Голдагы 6 нчы япон армиясен чолгап ала һәм тар-мар итә, шуннан соң япон хөкүмәте Мәскәүдә тынычлык килешүен төзергә мәҗбүр була.

Сугышлар туктатылганнан соң Фәррах Хәйретдин улы хәрби училищега укырга керә.

1939 елның 1 сентябрендә Германия фашистлары Польшага һөҗүм итә, Икенче Бөтендөнья сугышы башлана. Польшадан соң фашистлар Австрия, Чехословакия, Франция һәм Норвегияне яулый. Европаның унике иле фашистлар кулына төшерелә.

1939 елның 10 декабреннән "лежный" батальонының танк-пулемет ротасы составында Фәррах Хәйретдин улы фин сугышында катнаша.

Гайрәтле җиңүләр белән канатланган Германия 1941 елның 22 июнендә Советлар Берлегенә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрә. 190 коры җир дивизиясе, 5000 самолет һәм 200 хәрби кораб безнең илгә һөҗүм итә. Дошман җитди сугышка һәм анда җиңү яулауга өмет итә. Ләкин 1941 ел көзендә әлеге планнар Мәскәү янында чәлпәрәмә килә. Бу сугышларда Фәррах Хәйретдин улы махсус бүлекнең беренче разведгруппасы сафларында сугыша.

Аннан соң Фәррах Хәйретдин улы Сталинград сугышында катнаша, анда каты гына аягы яралана. Аякны кисү мәсьәләсе калкып чыга, ләкин якташ хирург, уңышлы операция ясап, аякны саклап кала һәм өч айдан соң Фәррах Хәйретдин улы янә сафка баса.

1943 елның августында ук ул Курск Дугасындагы гаять зур сугышта катнаша.

1945 елның 29 маенда Фәррах Хәйретдин улын Монголиягә кайтаралар. 

1945 елның 6 августында Америка хәрби көчләре Япониянең Хиросима шәһәренә атом бомбасын ташлый, 9 августта Нагасаки шәһәре дә бомбага тотыла. 1945 елның * августында СССР Япониягә каршы сугыш игълан итә һәм Маньчжуриядә япон гаскәрләренә каршы хәлкиткеч һөҗүм ясый. Фәррах Хәйретдин улы бу сугышларда да катнаша.

1946 елда Фәррах Хәйретдин улын мобилизациялиләр. Бу вакытка ул майор исемен алган була.

Туган иле аның ватан каршындагы казанышларын югары бәяли:

  • фин сугышында катнашкан өчен – Кызыл Йолдыз ордены;
  • Сталинград оборонасы һәм Курск янындагы сугыш өчен – Дан ордены; 1 һәм 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены; "Сугыш казанышлары өчен" медале; "Сталинград сугышы өчен" медале; "Берлинны алган өчен" медале, "Япония белән сугыш өчен" медале.

Моннан тыш, Фәррах Хәйретдин улының Георгий Жуков шәхсән үзе бүләк иткән исемле сәгате һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү кысаларында төрле даталар уңаеннан тапшырылган башка бик күп бүләкләре дә бар.

Хәйретдинов Фәррах Хәйретдин улы өенә кайткач озак вакытлар буе синтетик каучук заводы каршындагы янгын частендә (ВПЧ-13) эшли. Лаеклы ялга чыккач, "Татспиртпром" ААҖ сагында күпмедер вакыт эшләп ала. Фәррах Хәйретдин улы сугыш һәм хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International