Алексеевскида чираттагы дегустация узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Дөньяда чит-ятларның хис-кичерешләренә һәм хикәятләренә караганда, үзенең хис-тойгыларына азрак ышанган кешеләр күп түгел. Моның нигезендә кеше психологиясенең объектив факторы ята: үз хис-тойгыларыңа гына ышаныч белдерү. Азык-төлек товарларын җитештерүчеләр һәм сатучылар продукцияне алга этәрүнең әлеге ысулын дегустация дип атый.

Сәүдә киштәләрендә сыйфатлы товарларның, шул исәптән алкогольле продукциянең күп төрле булуы – ул һәрвакыт яхшы сату, сатып алучыларда зур кызыксыну, сәүдәнең файда китерүе дигән сүз, шуңа күрә дә дегустация кебек промо-акциянең максаты клиентларга билгеле бер продукцияне татып карау мөмкинлеген бирүдән гыйбарәт. Республикада җитештерелгән продукциягә дегустацияләр Алексеевск районында даими үткәрелә. Әлеге чараларда Чистай территориаль органы белгечләре дә катнаша, кулланучылар белән турыдан-туры аралашканда, гамәлдәге законнарга аңлатмалар һәм консультацияләр бирелә.

Кулланучылар һәм клиентлар белән танышу, шулай ук республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенә карата лояльлек дәрәҗәсен арттыру максатларында 2019 елның 8 маенда Алексеевск ш.т.п. "Виктория 1" кибетендә "Алкоторг" ҖЧҖ сәүдә вәкиле тарафыннан "Татспиртпром" АҖ продукциясенә дегустация уздырылды. Кулланучыларга продукция составы турында сөйләделәр, алар аның тышкы кыяфәтен генә бәяләп калмыйча, "Тундра" ликеры һәм "GLEN RIVERS" виские белән дә таныша алды.

Дегустациягә куелган эчемлекләрнең тәм сыйфатын кулланучылар уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International