Кукмара күпфункцияле үзәгендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 14 маенда хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар мәсьәләләрен оператив хәл итү максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече белән берлектә, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте.

Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, аерым алганда: сыйфатсыз товарлар сату һәм мондый хәлләрне төрле очракларда хәл итү юллары. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде. Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International