Законнарны белергә кирәк!

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 14 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре "Тандер" АҖ "Магнит" сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.

Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезләрен һәм товарларның төрле төрләрен сату кагыйдәләрен өйрәнү буенча мондый практик дәресләрнең максаты – сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала торган төп норматив документлар белән танышу һәм аларны эштә куллана белү.

Чарада катнашучыларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законына нигезләнеп аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында зарури һәм төгәл мәгълүмат, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булуы, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International