Сез апрель аенда телевизор сатып алдыгыз, ә май аенда ул ватылды, ди. Кибет, бу җаваплылыкны сезгә йөкләп, экспертиза үткәрүдән баш тарта. Сатучы хокуклымы соң?
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясындагы 5 пункты нигезендә, товардагы җитешсезлек сәбәпләре турында бәхәс килеп туган очракта, сатучы товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Моннан тыш, экспертиза нәтиҗәләре сезне бер дә сөендермәсә яки шик уятса, кул кушырып утырмагыз! Сез мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәс кылырга хокуклы (Законның 18 статьясындагы 5 пункты).
Мисал өчен, сезнең бик якын дустыгыз күптән түгел кибеттә табигый күннән сапоги сатып алды, ди. Бер атна киеп йөргәннән соң бөгелгән урыннарында ярыклар барлыкка килде, ди. Ул аяк киемен кибеткә илтә. Алга таба сатучы товарны экспертизага тапшыра, экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, сапогиларга дустыгыз гаебе белән хилафлык китерелгән. Барлык мәгънәсендә үзен пөхтә тотучы ханым менә дигән сапогиларны "белә торып тишү" сәләтенә ия икән, ә сез бу хәлне беркайчан да сизмәгәнсез. Дустыгызга аяк киемен алып китәргә кушалар. Аңа нәрсә эшләргә соң? Товарны алып китәргәме яки көрәшүне дәвам иттерергәме?
Монысын инде дустыгыз үзе хәл итә. Әгәр ул гаделлеккә ирешергә тели икән, сатып алучы үз экспертизасын үткәрергә хокуклы. Әлбәттә, моның өчен сарыфларны вакытлыча үзенә күтәрергә туры киләчәк. Ләкин гаделлек җиңгән очракта, барлык чыгымнар да капланачак. Шул ук вакытта, төрле экспертиза бәяләмәләре булганда, аның нәтиҗәсе турында фәкать суд кына йомгак ясый ала.