Олы Мәтәскәдә гражданнар кабул ителде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Олы Мәтәскә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау турында законга аңлатма бирү, халыкның кулланучы белемен арттыру, гражданнарга кулланучы хокукларын дәүләт һәм җәмгыять өслегендә яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү иде.

Гражданнарны барыннан бигрәк көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алуга, элемтә чараларын ремонтлауга һәм башка хезмәтләргә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Чара барышында кулланучыларга "Вестник потребителя Татарстана" газеталары,  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат урнаштырылган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлар тупланган брошюралар һәм буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International