Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне яктыртып, даими рәвештә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итә. Чираттагы очрашу 2019 елның 15 маенда Саба муниципаль районы Олы Шыңар авыл җирлегендә узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ленар Вафин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов гражданнарны кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Авыл халкы бик күп сорау бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре үз компетенциясе чикләрендә барлык мәсьәләләр буенча да тулы җаваплар бирде һәм халыкны консультацияләде. Чара барышында "кулланучы өчен белешмәлек" буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды