Тыелган вакытта сыра сатылган

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Урамда җылытты, сыра һәм башка алкогольле эчемлекләргә ихтыяҗ сизелерлек артып китте. Алкоголь сатучылар, керемне югалтмаска тырышып, алкогольле продукцияне сату буенча Россия һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән чикләүләр турында еш кына "онытып җибәрә".

Беренче Май бәйрәмнәрендә Башкарма комитет, Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге вәкилләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече составында, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары үткәргәндә, алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына бәйле чикләүне үтәмәүнең бер очрагын ачыклады. Тикшерү барышында барлыгы 6 сәүдә объекты тикшерелде. Шәхси эшкуарларның берсе, тыюга карамастан, иртәнге сәгать 10га кадәр сыра сата иде. Хәзерге вакытта тикшерү материаллары административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International