2019 елның 16 маенда Чүпрәле муниципаль районы Ведомствоара комиссиясенең алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча чираттагы утырышы булып узды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы М.Р.Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Р.Измайлов, Чүпрәле районы прокуроры И.И.Мәликов, шулай ук хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Көн тәртибенә ярашлы рәвештә, Чүпрәле районы Ведомствоара комиссиясе рәисе И.Р.Измайлов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы М.В.Тихонова чыгышлары барышында узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда районның быелның 1 кварталында алкоголь базарының торышын сыйфатлаучы нәтиҗәләр каралды, Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сатучы җирле базарлардагы вәзгыятьне бәяләү индикаторлары тикшерелде. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эше турындагы хисап белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлеге башлыгы Р.И.Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы җирлекләрдәге алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшырту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Комиссия утырышында катнашучы "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре районның сәүдә объектларына алкогольле продукция һәм сыра китерүгә бәйле сорауларга җавап бирде.
Комиссия эшенә йомгак ясаганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов билгеләп үткәнчә, районда үткәрелә торган эштә "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы кебек корал җитәрлек файдаланылмый һәм полициянең участоктагы вәкаләтле вәкилләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча нәтиҗәле эшләргә активрак ярдәм итәргә чакырды. Полиция бүлеге башлыгы адресына шундый ук тәкъдим белән Чүпрәле районы прокуроры да чыгыш ясады, төп бурыч – гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, дип искәртте ул.