2019 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 23 командасы вәкилләре үзләренең спорт осталыгын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән дүрт спортчы катнашты, аларның һәркайсы эстафета узышында 100әр метр арага йөгерде. Безнең команда 23 команда арасыннан беренче унлыкка (9 урын) керде, шул ук вакытта узган елда күрсәткән вакыт нәтиҗәләрен дә яхшыртты. Афәрин! Шулай дәвам итәргә!