Лениногорск муниципаль районы Ведомствоара комиссиясе утырышы

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 22 маенда Лениногорск муниципаль районы Ведомствоара комиссиясенең алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча чираттагы утырышы булып узды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г.Хөсәенов, Лениногорск районы прокуроры С.Г.Парамонов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге башлыгы А.А.Юнысов, Роспотребнадзорның территориаль идарәсе башлыгы И.Р.Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 17 нче номерлы МРИ башлыгы М.А.Мөхәммәдиев, "Лениногорск РҮХ" ДАССУ баш табибы А.А.Яркәев, "Алкоторг", "Белый Кремль" ҖЧҖ, шулай ук суд приставлары, матбугат вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә ярашлы рәвештә, Лениногорск муниципаль районы РБК икътисад буенча урынбасары З.Г.Михайлова һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева чыгышлары барышында, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, районда алкоголь базарының торышын сыйфатлаучы нәтиҗәләр каралды, Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сатучы җирле базарлардагы вәзгыятьне бәяләү индикаторлары тикшерелде. Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эше турындагы хисап белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Лениногорск районы бүлеге башлыгы А.А.Юнысов чыгыш ясады. Лениногорск муниципаль районында агуланулар турында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Лениногорск районындагы территориаль бүлеге башлыгы И.Р.Мөхәммәтшин сөйләде.

Комиссия утырышында катнашучы "Алкоторг" ҖЧҖ вәкилләре районның сәүдә объектларына алкогольле продукция һәм сыра китерүгә бәйле сорауларга җавап бирде. Комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен районның алкоголь базарындагы вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет карарлар эшләү максатында алкоголь базары торышына системалы рәвештә анализ ясарга тәкъдим ителде.

Комиссия утырышыннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов гражданнарны шәхсән кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International