Социаль әһәмиятле товарларга бәяләрне мониторинглау

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "Беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә чик дәрәҗәдә мөмкин булган ваклап сату бәяләрен билгеләү кагыйдәләрен, үзләренә карата чик дәрәҗәдә мөмкин булган ваклап сату бәяләре билгеләнергә мөмкин булган беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген һәм сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъектка билгеле бер күләмдә сатып алу өчен бүләкләүне түләү рөхсәт ителми торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләре исемлеген раслау турында" 2010 елның 15 июлендәге 530 номерлы карар кабул ителгән.

Телгә алынган карарда беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларының 24 атамалы төре билгеләнгән, әгәр 30 календарь көне рәттән Россия Федерациясе субъекты территориясендә санап үтелгән азык-төлек товарларына булган ваклап сату бәяләренең артуы 30 һәм аннан күбрәк процент тәшкил итсә, аларны ваклап сату бәяләре дәүләт тарафыннан көйләнергә тиеш, шул ук вакытта чик дәрәҗәле ваклап сату бәяләре иң күбе 90 календарь көненә кадәр генә билгеләнә ала.

Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 23 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында 24 атамалы социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына булган бәяләргә мониторинг үткәрде.

Сөт, икмәк, май, күкәй, карабодай, дөге, шикәр, тоз, он, кара чәй, тары ярмасы, токмач, балык һәм ит (сыер ите, дуңгыз ите, тавык ите, сарык ите) социаль әһәмиятле продуктларга керә. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр арасында ул "аш җыелмасы": бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, шулай ук алмалар.

Мондый мониторинглар Казан территориаль органы тарафыннан даими рәвештә үткәрелә һәм кулланучыларга базардагы торыш турында максималь төгәл мәгълүмат алу мөмкинлеген бирә.

Мөмкинлекләр булганда, сәүдә объектларында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинарлар да үткәрелә. Сатучыларның күпчелеге һәм кибетләрдә һәм супермаркетларда эшләүче башка хезмәткәрләр кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр белән дә, аларны хәл итү юллары белән дә җентекләп танышып бара алмый. Югыйсә һәркем, кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International