Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында 2019 елның дүрт айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.
2019 елның дүрт айлык йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләнде.
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозулар буенча фикер алышынды. Аларга юл куймау өчен киңәшләр бирелде.
Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының "ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ)" бүлегендә (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/) урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы урынбасары Зәбиров Руслан Фуат улы: "Хуҗалык итүче субъектлардан кергән мәсьәләләрне исәпкә алып, хәмер базарында тәртип бозуларны булдырмау буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк", – дип утырышка йомгак ясады.