Менделеев шәһәрендә Координация советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

2019 елның 28 маенда Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров рәислегендә Алкоголь базарындагы вәзгыятьне җайга салу буенча координация советы утырышы узды.

Киңәшмәдә хәмер базарының торышына кагылышлы мәсьәләләр турында: 2019 елның 4 ае һәм апрель ае эчендә алкогольле продукцияне сату турында, мобиль төркем эше, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гаризаларны кабул итү һәм карау турында, алкогольле продукция белән тәэмин итү, күчмә сәүдә, күрше Удмуртия Республикасы белән чиктәш авылларга адреслы ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Барлык сораулар комиссия рәисенең шәхси контроленә алынды. Координация советының киләсе утырышы 2019 елның 26 июненә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International