2019 елның 28 маенда Башкарма комитетта Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм проектлар буенча урынбасары Рем Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы катнашында, шулай ук "Алкоторг" ҖЧҖ, "Булгарпиво" ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ, "Белый Кремль" ААҖ сыра кайнату заводы вәкилләре катнашында Алабуга муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта Алабуга муниципаль районында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыятьнең торышын бәяләү күрсәткечләре, "Булгарпиво" ААҖ, "АБ ИнБев-Эфес" АҖ, "Белый Кремль" ААҖ, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына кергән алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендәге хокук бозулар каралды.