Яраклылык вакыты чыккан сыра ачыкланды һәм сатудан алынды

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2019 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Болгар шәһәренең Вертынская урамында урнашкан "Нур" кибетенә бардылар.

Тикшерү чаралары барышында яраклылык срогы чыккан төрле атамадагы 3 шешә сыра табылды. Гамәлдәге законнар нигезендә срогы чыккан 2,39 литр сыра сатудан алынды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International