2019 елның 28 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты, "Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсе территориаль органы хезмәткәрләре Олы Әтнә авылындагы күпфункцияле үзәктә консультацияләр бирде.
Ведомство хезмәткәрләре кабул итү вакытында кулланучыларга аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Әлеге эш кысаларында, кулланучыларга, кирәк булганда, гамәлдәге законнар кысаларында сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъва язарга ярдәм итәләр.
Моннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм "Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсе халык арасында аңлату эшләрен уздыру өчен мәгълүмати стендларда һәм өстәлләрдә кулланучыларның хокуклары турында күрсәтмә мәгълүмат, шулай ук төрле тормыш хәлләрендә эш кылу тәртибе турында брошюралар, белешмәлекләр һәм буклетлар, дәгъва һәм шикаять гаризаларының үрнәкләрен урнаштырды.