Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетында киңәшмә узды

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 маенда Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З.З.Габидуллина, территориаль орган башлыгы М.И.Михеева катнашында район территориясендә сыра продукциясен сатучы шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырылды. Территориаль орган башлыгы М.И.Михеева 2019 елда сәүдә предприятиеләре тарафыннан сыра сату, шулай ук БДАМС системасында сыра, сыра эчемлекләре әйләнешен исәпкә алу тәртибе турында мәгълүмат җиткерде. Эшкуарлардан сыра һәм сыра продукциясе белән тәэмин итүче сәүдә вәкилләренең эшен яхшырту, продукцияне һәм товар озату документларын кире кайтару һәм алмаштыру буенча тәкъдимнәр керде. Шәхси эшкуарлардан җиткерелгән барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International