Китапханә көне дигән һөнәри бәйрәм алдыннан Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Әгерҗе үзәк китапханәсенең хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече актуаль сорауларга квалификацияле җаваплар бирде, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьялары турында аңлатты. Шулай ук очрашуда катнашучылар РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән дә таныштырылды. Файдалы мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды.
Очрашу ахырында "хуҗабикәләр" җылы китапханә бинасында сәламәтлек, иҗади ачышлар һәм яңа хезмәт уңышлары теләп, котлаулар һәм теләкләр кабул итте.