Без барыбыз да – кулланучы, безнең һәркайсыбыз көн саен товар һәм хезмәт сатып ала, ләкин сатучылар һәрчакта да намуслы түгел һәм сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтергә атлыгып тормыйлар. Кибетләрдә күбебезнең намуссыз хезмәт күрсәтүгә яки сыйфатсыз товарлар сатып алуга тарыганы бардыр. Шуңа күрә дә үз хокукларыңны белеп тору бик мөһим.
Барыннан элек, кулланучы сыйфатлы, ягъни тормышы, сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булган товарлар сатып алырга хокуклы, товар турында да, сатучы турында да дөрес мәгълүмат алырга хокуклы.
Әгәр товар үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәсә – сез аны сатып алган көннән башлап 14 көн эчендә шундый ук әйбергә алмаштырырга хокуклы. Шунысын да әйтергә кирәк, РФ Хөкүмәте карары белән Кире кайтару яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштыру мөмкинлеге булмаган, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге расланган.
Болар – шәхси гигиена әйберләре, йорт шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар, парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе, көнкүреш билгеләнешендәге, гарантия сроклары билгеләнгән техник катлаулы товарлар, көнкүреш җиһазлары, кыйммәтле әйберләр, автомобильләр, корал, хайваннар һәм үсемлекләр, китаплар һәм башкалар.
Хәзерге вакытта товарларны арзанрак бәядән сатып бетерү кебек күренешләр ешайды һәм, киметелгән бәядән сатылганга күрә, әлеге товарларны кайтарып та, алмаштырып та булмый, дип әйтәләр. Әйтергә кирәк, болай дип тәкърарлау – законсыз. Әгәр проблеманы тыныч юл белән хәл итеп булмый икән – үз хокукларыгызны суд тәртибендә якларга мөмкин.
Сыйфатсыз товарлар сатып алуга килгәндә, кулланучы "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясы нигезендә түбәндәгеләргә хокуклы:
- товарны бушлай ремонтлатуга;
- бәясен тиешенчә киметүгә;
- товарны алыштыруга;
- товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарып, сату-алу шартнамәсен таркатуга.
Техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, анда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучыга мондый товарны тапшырганнан соң унбиш көн эчендә югарыда күрсәтелгән таләпләрне белдерә ала. Әлеге срок узгач белдерелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
- товарда җитди җитешсезлек ачыкланганда;
- товардагы кимчелекләрне бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән сроклары бозылганда;
- товарны, төрле җитешсезлекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогының һәр елы дәвамында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артык файдалану мөмкинлеге булмаганда.
Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген Россия Федерациясе Хөкүмәте раслый. Көнкүреш техникасыннан анда түбәндәгеләр керә: суыткычлар, туңдыргычлар, кер һәм савыт-саба юу машиналары, телевизорлар һәм шәхси компьютерлар, цифрлы фото- һәм видеокамералар, сенсорлы экранлы элемтә чаралары һ.б.
Товардагы җитешсезлекләргә бәйле бәхәс килеп чыккан очракта (гарантия срогы чорында) сатучы товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш, кулланучы аны үткәргән вакытта катнашырга хокуклы.
Авырлыгы 5 килограммнан күбрәк булган зур габаритлы техниканы ремонтлау яки алмаштыру өчен китертү һәм аны кулланучыга кире кайтарып бирү сатучы хисабыннан гамәлгә ашырыла. Озак файдаланудагы товарны ремонтлау яки алыштыру вакытына сатып алучыга, медицина максатларында бәдрәф предметлары буларак кулланыла торган электр-көнкүреш приборларыннан, продуктларны термик эшкәртү һәм әзерләү өчен кулланыла торган электр-көнкүреш приборларыннан тыш, кулланып тору өчен түләүсез нигездә шундый ук товар бирелә.
Шунысын да онытмаска кирәк, һәр техниканың рус телендә инструкциясе һәм гарантия талоны булырга тиеш. Товарлар сатып алганда касса яки товар чегы бирелергә тиеш.