2019 елның 31 маенда "Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Мин - эрудит" темасына викторина булды, анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты.
Дөньяда барысын да белеп бетереп булмый, хәер, кирәк тә түгелдер. Әмма эрудицияле кеше булу модалы булуы өстенә гаять файдалы да. Үз өлкәсендә күбрәк белгән акыллы кешедән аермалы буларак, эрудит теләсә нинди сорауга диярлек җавап бирә ала, шул ук вакытта танып-белерлек һәм аңлаешлы булырлык итеп тә.
Чара бик җанлы, тиз узды. Бер сәгать дәвамында чарада катнашучылар тәкъдим ителгән темалар буенча сорауларга җавап бирде: яраткан кино геройларының канатлы сүзләре, туристлык тематикасына кагылышлы сораулар (походлар, туризм турында), гомуми үсеш сораулары (шул исәптән кулланучыларның хокукларын яклау нигезләренә кагылышлы мәсьәләләр дә: әйтик, Кем ул кулланучы? Яраклылык срогы төшенчәсе? Неустойка нәрсә ул? Нәрсә ул гарантия срогы? һ.б.
Викторина истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә викторинада катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Катнашучыларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төрле темаларга чыгарылган буклетлар таратылды.