Мүк җиләгеннән морс – елның теләсә кайсы вакытында иммунитетны бик яхшы саклый. Ул хин кислотасына, табигый антисептик – бензой кислотасына, шулай ук калий һәм антиоксидантларга бай. Мүк җиләгеннән яхшы морсны ничек итеп сайларга?
Бу хакта "Российская система качества" АКОда (https://rskrf.ru/tips/pravila-pokupki/kak-vybrat-klyukvennyy-mors/) сөйләделәр.
МАРКИРОВКА
Продуктның исеме. Төргәктә продуктның төре – "Морс" һәм продуктның нәрсәдән ясалуы турында күрсәтелгән булырга тиеш: "Мүк җиләкле морс", "Мүк җиләгеннән морс" яки "Мүк җиләгеннән ясалган морс". Зарури тәртиптә сок микъдары күрсәтелергә тиеш – кимендә 15 процент.
Морста синтетик һәм ясалма ароматизаторлар булырга тиеш түгел, ләкин табигый мүк җиләгеннән ясалган хуш исләндергечнең булуы рөхсәт ителә. Анда мүк җиләген эшкәрткәндә алынган матдәләр була.
Җитештерү датасы. Продуктның бозылмаган булуына инаныгыз. Яраклылык вакыты гадәттә пакетның өске өлешендә күрсәтелә. Шешәдә: "Җитештерү датасы... (капкачында, ярлыгында һ.б.) күрсәтелгән", – дигән тамганы эзләргә кирәк.
Җитештерүченең исеме һәм аның адресы (юридик затның теркәлү урыны). Әгәр әзерләүченең юридик адресы җитештерү адресына туры килмәсә, җитештерү адресы да күрсәтелә.
Моннан тыш, әгәр морс балалар туклануы өчен билгеләнгән булса, анда "Продукт балаларны тукландыру өчен/балалар туклануы өчен билгеләнгән" (катгый тәгъбирләнеше юк) дигән язу булырга тиеш. Әлеге язуга өстәмә рәвештә маркировкада әлеге морсны эчү киңәш ителә торган балаларның яше дә күрсәтелергә тиеш.
Морсның төргәге яхшы сыйфатлы, герметик булырга тиеш. Әгәр ул пакет икән – ул изелмәгән булырга тиеш.
Пыяла һәм катыргы пакет сайлауга килгәндә, теләсә кайсы төргәкнең үзенә хас уңай яклары бар.
Сатып алынган продуктта җитешсезлекләр ачыкланган очракта нишләргә?
Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, бу хакта сатучы белән алдан килешенгәнлек булмаса, кулланучы, үз ихтыярына карап, түбәндәгеләргә хокуклы:
Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны да тулысынча каплау турында таләп итәргә хокуклы.
Әгәр сатучы товардагы җитешсезлекләрнең аны кулланучыга тапшырганчы яки моңа кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында барлыкка килүе белән килешмәсә, яклар килешүе буенча бәйсез экспертиза билгеләнергә мөмкин.
Кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы сораулар килеп туганда Сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә консультация сорап мөрәҗәгать итә аласыз.