"Молочные" сосискаларына кулланучылар дегустациясе

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2019 елның 7 июнендә "Молочные" сосискаларына кулланучылар дегустациясе уздыра. Ни өчен сосискаларга? Беренчедән, аларны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Икенчедән, тиз арада тамак ялгарга кирәк булганда, сосискалар моның өчен бик яхшы гына ярап куя. "Молочные" сосискалары барлык сосискалар арасында россиялеләр тарафыннан яратып кулланыла торган ризык.

Дегустациядә Татарстан Республикасыннан да, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә (Мәскәү, Саратов, Псков, Самара, Владимир өлкәләре, Мордовия, Мари Иле, Пермь крае) төрле җитештерүче-предприятиеләрдә әзерләнгән "Молочные" сосискаларының сыйфаты бәяләнәчәк. Әлеге сосискаларның хакы килограммы өчен 215 сумнан 520 сумга кадәр бәяләнә.

Дегустацияләүгә тәкъдим ителгән "Молочные" сосискаларының барлык үрнәкләре Татарстан Республикасы сәүдә объектларында сатып алынды, шуннан соң микробиологик, физик-химик, органолептик, гистология күрсәткечләре буенча критерийларның тулы исемлеге буенча лаборатор тикшеренүләр узды. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча сыйфат һәм куркынычсызлык үрнәкләренең башлангыч рейтингы төзелде. Үрнәкләрне ит продукциясе экспертларыннан, азык-төлек лабораторияләреннән, контроль-күзәтчелек органнары, сәүдә челтәрләре вәкилләреннән, ИТ предприятиеләре технологларыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан торган компетентлы комиссия бәяләячәк.

Дегустация үткәрүнең максаты – кулланучыларның грамоталылыгын арттыру максатларында "Молочные" сосискаларының куллану үзенчәлекләре турында халыкка мәгълүмат бирү; шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз колбаса продукциясе белән тәэмин итү проблемаларын билгеләү, җитештерүчеләр һәм сатучыларның бу өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту буенча уртак тырышлыкларын берләштерү.

 Белешмә өчен: "Молочные" сосискасы – узган гасырның 30нчы елларыннан илебездә киң танылган Россия продукты. Шунысы кызык, дәүләт стандарты буенча чыгарыла торган гадәти "Молочные" сосискаларының рецептурасы тарих дәверендә үзгәрмәгән диярлек. Бердәнбер үзгәреш – рецептурадагы майлы дуңгыз итеп ярым майлысына алмаштыру. Мондый үзгәреш шуның белән аңлатыла: хәзерге кешегә ул хәтле калория таләп ителми. Без авыр физик хезмәт, спорт белән аз шөгыльләнәбез, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып барабыз, ә ашарга яратабыз.

Сыйфатлы "Молочные" сосискаларын ничек сайларга соң?

ЯРЛЫГЫН УКЫЙБЫЗ

"Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында" ТР ТС 034/2013 нигезендә җитештерүче, әгәр ул дәүләт (дәүләтара) стандартлары буенча эшләми икән, продукция атамасында ГОСТлардан файдаланырга тиеш түгел. Ләкин "Молочные" сосискаларына карата әлеге таләпне кулланып булмый, чөнки аның исеме рецепт компоненты (сөт) буенча бирелергә мөмкин, шуңа күрә дә җитештерүче "Молочные" сосискаларына карата үз документациясен эшләргә һәм традицион продукт рецептурасын үзгәртергә хокуклы. Шуңа бәйле рәвештә, традицион рецепт буенча әзерләнгән "Молочные" сосискасын алырга теләсәгез, төргәктә "ГОСТ Р 52196-2011" (стандарт номеры аны дәүләтара стандартка үзгәрткәндә үзгәрәчәк) билгеләнешенең булуына инанырга кирәк.

Шуннан соң продуктның составы белән танышырга кирәк. Анда түбәндәге ингредиентлар күрсәтелгән булырга тиеш: дуңгыз ите, сыер ите, су, тавык күкәе (яки күкәй меланжы), коры яки майсызландырылган сыер сөте, тоз, шикәр комы, тәмләткечләр (кара борыч, исле борыч, мөшкәт чикләвеге яки кардамон). Кайбер җитештерүчеләр хәзер коры сөт урынына эчә торган сөт файдалануны өстен күрә. Стандартта мондый мөмкинлек бирелә. Бу очракта эчә торган сөт суны алмаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International