"Айсылу" ҖЧҖ кибетендә уку үткәрелде

2019 елның 7 июне, җомга

2019 елның 5 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече "Айсылу" ҖЧҖ (Әтнә районы) сәүдә объектында сатучылар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлатуга бәйле укулар үткәрде.

Уку барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, шулай ук Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың элмә тактасы, рус телендә товарларда мәгълүмат кирәклеге, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында җиткерелде.

Чара ахырында "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды, шулай ук БДАМС системасы турындагы сорауларга да тукталып уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International