Кулланучылар арасында автога запас өлешләр алуда ихтыяҗ артуын күздә тотып, түбәндәгеләр хакында хәбәр итәбез.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы (алга таба – Закон) нигезендә сатучы кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында җиткерергә тиеш.
Шулай ук товарлар турында мәгълүматта түбәндәгеләр дә зарури булырга тиеш:
Әлеге мәгълүмат ярлыкларда яки маркировкаларда, товарларга теркәп бирелә торган техник документациядә бирелә.
Законның 25 статьясы нигезендә, һәр кулланучы, сатып алынган көннән алып 14 көн эчендә, төсе, үлчәме һәм башка параметрлары буенча туры килмәгән очракта, тиешле сыйфаттагы автога запас өлешләрне кире кайтарырга хокуклы. Әгәр кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы түләнгән акчаны кире кайтару турында таләп итәргә хокуклы.
Автога запас өлешләрдә җитешсезлекләр булуы ачыклаганда, кулланучы, аларны язма рәвештә күрсәтеп, сатучыга карата таләпләр куярга хокуклы.
Законның 18 статьясы нигезендә кулланучы түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
- товарны шундый ук товарга алыштыру турында;
- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру турында;
- җитешсезлекләрне бушлай бетерү турында;
- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында.
Сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшертүдә катнашырга хокуклы. Әгәр товарга экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең товарны дөрес кулланмау аркасында сатып алучы гаебе белән килеп чыкканлыгы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын капларга тиеш. Кулланучы экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, бәяләмәне суд тәртибендә бәхәс кылырга хокуклы.