Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре "Агросила - Молоко" ҖЧҖ холдингынннан җирле җитештерүче оештырган сөт продукциясе дегустациясендә катнашты. Дегустация "Агат" сәүдә базасының сәүдә залында узды.
"Агросила-Молоко" ҖЧҖнең "Просто молоко" бренды белән чыгарыла торган барлык продукциясе яңа төргәктә җитештерелә, һәр продукт билгеле бер төстәге төргәккә төрелгән. Бай төсләр гаммасы үз клиентын җәлеп итә. Кулланучыларның хокукларын яклау белгечләре һәм чарага килүчеләр тәкъдим ителгән азык-төлек товарларына бик теләп дегустация уздырды. Ряженка, эремчек, сөт, кефир, эчәргә яраклы сөт өсте, ацидофиллы әчкелтем продуктлар – барлык продуктларда да мул әчкелтем тәм бар. Кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләренә яңа ризык – "Мечниковская термостатная" дигән оеган сөт хуш килде, йомшак катнашмалы, хуш тәмле эчемлек. "Агросила" холдингы компаниясе продуктлары – югары сыйфатлы, киң ассортиментлы, теләсә кем зәвыгына туры килә торган. Шәһәрдә һәм якын районнардагы кибет киштәләрендә һәрвакыт бар. Хәтта артык таләпчән кулланучы да канәгать калачак!
"Агат" сәүдә базасына килүчеләрнең барысына да буклетлар тапшырылды, 71-43-03 "кайнар линия" телефоны эше турында хәбәр ителде