Үзәк бистәсендә гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

2019 елның 7 июнендә Теләче муниципаль районы Үзәк бистәсендә Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров гражданнарны урынга чыгып кабул итте.

Кабул итү вакытында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.

Бистәдә яшәүчеләр, нигездә, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, сыйфатлы товарны алыштыру, сыйфатсыз товарларга таләпләр белдерү сроклары һәм башкалар белән кызыксынды.

Мондый очрашулар форматы кулланучыларга ошады, чөнки аларга үз проблемаларын хәл итү өчен төрле учреждениеләр бусагасын таптарга кирәкми, гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында закон нигезендә билгеләнгән сроклар нигезендә җавап көтәргә кирәкми.

Чара ахырында территориаль орган реквизитлары һәм кулланучы өчен мәгълүмат язылган буклетлар таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International