Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җайга сала.
2019 елның 13 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре "Кристалл плюс" ҖЧҖ (Арча районы, Кәче авылы) сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган сәүдә объектында сатучылар өчен укулар үткәрде, чара барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законы турында аңлатмалар бирелде.
Укулар барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатучылар өчен сатыла торган товарларның яраклылык вакытын һәм саклау шартларын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә махсус игътибар бирелде.
Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат урнаштырылган брошюра-буклетлар таратылды, шулай ук БДАМС системасына кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.