2019 елның 13 июнендә ТР Арча муниципаль районының Кәче авыл җирлегендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Кабул итүне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды.
Кабул итү нәтиҗәсендә гражданнарга сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Халык сыйфатсыз товар сатып алынганда нишләргә кирәклеге, таләпләр белдерү сроклары, сыйфатсыз товарны кире кайтару сроклары, яраклылык вакыты чыккан продукцияне кире кайтару сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика уздыру, интернеттан сатып алу кагыйдәләре турында, чекта башка сумма торган очракта нишләргә кирәклеге турында үзен кызыксындырган сорауларны яудырды. Алкогольле продукцияне сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да бирелде. Аралашу барышында суд практикасыннан мисаллар китерелде.