Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре белән берлектә 2019 елның 13 июнендә алкоголь продукциясен тиешле лицензиясез, Россия Федерациясе законнарында каралган документларсыз, маркировкасыз сату фактын ачыклады.
Яшел Үзән шәһәрендәге эшкуарларның берсе законсыз сәүдә оештырган. Үзенең кибетендә ул бер өлеше Беларусь Республикасы һәм Казакъстан маркалары белән маркировкаланган алкогольле продукцияне алкогольле продукция сатуга лицензиясе булмаган килеш ачыктан-ачык, бәялекләр беркетеп, сатуга куйган.
Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә алкогольле продукцияне лицензиясез, аның әйләнешенең һәм аны җитештерүнең легальлеген раслаучы документлардан башка билгеләнгән тәртиптә маркировкаланмаган килеш сату тыела. Мондый продукция легаль булмаган дип таныла һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә вәкаләтле органнар һәм вазыйфаи затлар карарлары нигезендә әйләнештән алынырга тиеш.
Объектны карау барышында продукция сатудан алынды. Эшкуарга карата эш кузгатылды, административ тикшерү үткәрелә.