2019 елның 21 июнендә 10.00 сәгатьтә Казан ш., Һ.Такташ урамы, 94 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы чәчтараш һәм косметология хезмәтләренең төрле спектрын күрсәтүче оешмаларның вәкилләре белән "Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills чемпионаты алдыннан чәчтараш хезмәтләре" темасына түгәрәк өстәл уздырачак.
Түгәрәк өстәлдә хуҗалык итүче субъектлар (оешмалар һәм шәхси эшкуарлар) җитәкчеләре һәм белгечләре, кулланучыларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКО вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен түгәрәк өстәлдә катнашырга чакыра.
Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен алдан теркәлү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырыла: 2019 елның 20 июненә кадәр – Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 94 йорт, 3 нче каб.
Элемтә өчен телефон: 277-94-96