Халыкка белем бирүдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең халык белән очрашулары көннән-көн зуррак әһәмият ала

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Мондый очрашулар халыкка кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше турында да оператив төстә сөйләү мөмкинлеген бирә. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора. Кулланучылар белән эшләү, беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Әйтик, 2019 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тарафыннан Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашында әлеге җирлектә яшәүче гражданнар урынга чыгып кабул ителде.

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International