Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре үз карамагындагы территорияләрдә халык белән аңлату эшләре алып бара. Әйтик, 2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.
Бу чаралар КФҮдәге кулланучылар өчен консультация өстәлен, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торуны, кулланучылар өчен консультация өстәлен һәм "Альянс" сәүдә йортында сатучылар өчен семинар-укуны да үз эченә алды.
Чаралар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм "2014 – 2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр белән беррәттән законда җайга салынмый торган мәсьәләләр дә күтәрелде. Шуңа бәйле рәвештә кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары кагылмый торган мөнәсәбәтләр санап үтелде. Аларга түбәндәгеләрне кертергә була:
- эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү максатларында үзара килешү мөнәсәбәтләренә керүче гражданнар арасындагы мөнәсәбәтләрне;
- шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен түгел, ә гражданин тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен товарлар сатып алуга, аның өчен эшләр башкаруга яки хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне;
- товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә предприятие, учреждение, оешмаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне.
Чараларны үткәрү вакытында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Гадәттәгечә, кулланучыларга хокукый грамоталылыкны арттыру өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары тапшырылды.