Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең Арча, Биектау, Балтач һәм Әтнә районнарындагы территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, 2019 елның 13 июнендә Балтач районы күпфункцияле үзәге филиалында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлату максатыннан чара үткәрде. Төп максат – грамоталылыкка өйрәтү һәм әлеге закон турында белдертү.
Чарада КФҮ кунаклары да актив катнашты. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация үткәрелде. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды.
Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар, аларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе турында фикер алышынды. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм “Вестник потребителя Татарстана” газетасы өләшенде.