Әгерҗе районы прокуратурасында "Эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга каршылык белдерү" темасына Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта районда контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары вәкилләре арасыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Раушания Яппарова да катнашты.
Чарада катнашкан бизнес бергәлеге вәкилләре контроль һәм күзәтчелек органнары гамәлләренә карата шикаятьләрнең булмавын билгеләп үтте. Агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышынгач һәм вәкилләрнең чыгышлары тыңланып беткәч, район прокуроры ярдәмчесе Зилә Гәрәева эшкуарлар зарланмаса да, Прокуратура органнары тарафыннан җитешсезлекләр ачыкланып тора, диде. Зилә Рамилевна чарада катнашучыларга "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законның аерым нормалары турында да искә төшерде.