"Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә чираттагы лекция узды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2019 елның 18 июнендә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә лекция-әңгәмә оештырды.

Әңгәмә гади һәм иркен шартларда узды һәм шунда ук сораулардан башланып китте. Лекциягә бүлеп бирелгән вакыт эчендә сыйфатсыз товарлар сатып алуга һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә бәйле төрле тормыш хәлләре турында фикер алышынды. Гадәттәгечә, алыштырылырга һәм кире кайтарылырга тиешле булмаган товарлар исемлеге каралды, чөнки мондый хәлгә күпчелек сатып алучы тарый.

Чара барышында үзәккә килүчеләргә товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә шартнамәләргә кул куяр алдыннан аларны игътибар белән өйрәнеп чыгарга тәкъдим ителде. Моннан тыш, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучыларга һәм башкаручыларга карата дәгъва белдерү вакыты да каралды. Сатучыга дәгъва белдерүнең гарантия срогы яки яраклылык вакыты дәвамында мөмкин булуы турында аңлатылды. Гарантия срогы яки яраклылык вакыты билгеләнмәгән товарларга карата дәгъваларны тиешле срокта күрсәтергә мөмкин, әмма аларны сатып алган көннән алып ике ел эчендә генә. Шулай ук, җитешсезлекләре ачыкланган очракта, сезонлы товарларны кире кайтару тәртибе турында да аңлаттылар.

Чара ахырында үзәк кунакларына танышып чыгу өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International