Зонт сатып алганда кулланучы хокуклары

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Синоптиклар фаразына караганда, яңгырлы һава торышы безнең төбәктә еш булачак. Шуңа күрә безнең көннәрдә зонтиктан башка булмый.

Зонтик, кулда йөртеләчәк аксессуар булуы өстенә, Сезнең тышкы кыяфәтегезне тиешле дәрәҗәдә яклап, яңгырдан һәм җепшек кардан да саклый.

Сатып алынган зонт ошамаса яки сыйфатсыз булып чыкса нишләргә соң?

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 25 статьясы нигезендә, һәр кулланучы, сатып алынган көннән алып 14 көн эчендә, төсе, үлчәме һәм башка параметрлары буенча туры килмәгән очракта, тиешле сыйфаттагы зонтикны кире кайтарырга хокуклы. Әгәр кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы түләнгән акчаны кире кайтару турында таләп итәргә хокуклы.

Зонтикта җитешсезлекләр булуы ачыклаганда, кулланучы, аларны язма рәвештә күрсәтеп, сатучыга карата таләпләр куярга хокуклы.

Законның 18 статьясы нигезендә кулланучы түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

- товарны шундый ук товарга алыштыру турында;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру турында;

- җитешсезлекләрне бушлай бетерү турында;

- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту, товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында.

Сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшертүдә катнашырга хокуклы. Әгәр товарга экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең товарны дөрес кулланмау аркасында сатып алучы гаебе белән килеп чыкканлыгы ачыкланса, кулланучы сатучыга экспертиза үткәрү чыгымнарын капларга тиеш. Кулланучы экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, бәяләмәне суд тәртибендә бәхәс кылырга хокуклы.

Кулланучы товардагы җитешсезлекләр гарантия срогы яки яраклылык вакыты дәвамында ачыкланса, сатучыга әлеге товар җитешсезлекләренә карата шушы таләпләрне белдерергә хокуклы.

Әгәр гарантия сроклары яки яраклылык вакытлары билгеләнмәгән булса, товарның җитешсезлекләре ярашлы чорда, ләкин кулланучыга тапшырылган көннән башлап ике ел эчендә ачыкланса, законда яки шартнамәдә аннан да озынрак вакыт билгеләнмәгән булса, кулланучы югарыда телгә алынган таләпләрне белдерергә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International