Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Сезнең өчен сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?" темасына анкета үткәрде.
Сораштыруда барлыгы 100 кеше катнашты, аларның 63 проценты – хатын-кыз һәм 37 проценты – ир-ат.
"Сезнең өчен сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?" дигән сорауга респондентларның күбесе (48%ы), безнең яшәү рәвеше сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән, дип җавап биргән. Сораштырылучыларның 34%ы сәламәт яшәү рәвеше – көн режимын саклау һәм дөрес туклану, дип саный. Респондентларның 18%ы сәламәт яшәү рәвеше – спорт белән шөгыльләнү һәм чыныгу, дип җавап биргән.
Сораштырылучыларның 52%ы өлешчә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. 33%ы сәламәт яшәү рәвешен даими алып бара. 15%ы сәламәт яшәү рәвешен алып бармый.
"Сәламәт яшәү рәвешеннән сез нинди нәтиҗә көтәсез?" соравына җаваплар статистикасы түбәндәгечә күренә:
А) авырулар борчымасын – 48%
В) озак яшәү – 16%
С) матур күренү – 29%
Д) тормышта барысына да ирешү – 7%
Сәламәт яшәү рәвеше принципларын сакларга нәрсә комачаулый соң?
Беренче урында, әлбәттә, вакыт җитмәү (44%). Сораштырылучыларның 28%ы кирәкле үҗәтлек, ихтыяр көче җитеп бетми, дип җаваплаган. Сораштырылучыларның 17%ы матди кыенлыклар кичерә. Респондентларның 11 проценты продуктларның түбән сыйфатлы булуы, начар экологиянең комачау итүе яисә болар белән шөгыльләнүнең кызыклы булмавы турында күрсәткән.