Гамәлдәге законнар нигезендә сыйфатлы азык-төлек товарларын алыштыру (кире кайтару) күздә тотылмый. Әмма ләкин, сатып алучылар сатып алынган азык-төлек, эчемлекләр, башка әйберләр аларны канәгатьләндермәсә, еш кына кибеткә кире килә.
Сыйфатсыз (яраклылык вакыты узган, товар тышлыгындагы мәгълүмат аның эчтәлегенә туры килмәгәндә, куллану өчен ят яки зарарлы элементлары булганда) азык-төлек продуктлары һәрчак алмаштырылырга (кире кайтарылырга) тиеш.
Кизү тору һәм кулланучыларны консультацияләү барышында күпләр азык-төлек продуктларын алмаштыу (кире кайтару) мәсьәләсе белән кызыксына.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданнар азык-төлек продуктларын алмаштыру (кире кайтару) мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Мәсәлән:
РФ законнарында сыйфатлы азык-төлек товарларын алмаштыру (кире кайтару) каралмаган.
РФ Гражданлык кодексының 502 ст., РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 26 пунктында һәм 1992 елның 7 февралендәге "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 2300-I номерлы РФ Законының 25 статьясында азык-төлек булмаган товарлар алмаштыру хокукы турында әйтелә.
Азык-төлек товарларын сатып алганда, товарны алыштыру (кире кайтару) ихтыяҗы тумасын өчен, составын, куллану ысулын игътибар белән өйрәнергә кирәк.
Сатып алган әйберләрегез уңышлы булсын!