Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында Кукмара районының Кәркәүч авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсендәге, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату турындагы мәсьәләләр кузгатылды һәм аларны төрлечә хәл итү юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде. "Халык контроле" системасы турында мәгълүмат җиткерелде.
Чаралар барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.