Азнакай шәһәрендә аракы сату вакыты бозылган

2019 елның 21 июне, җомга

Азнакай районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатыннан үткәрелә торган чаралар барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы идарәсенең икътисадый иминлек һәм җитештерү бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече белән берлектә, Азнакай шәһәренең барларының берсендә 0,375 л күләмендәге "Усадская хлебная" аракысын, законда билгеләнгән вакыт чикләмәсен бозып, ә атап әйткәндә 8 сәгать 43 минутта ваклап сату фактын ачыклады.

Тикшерү материалы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды, хокук бозучыга карата беркетмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International