Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Степанова Лилия Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Лапшин Дмитрий белән берлектә Бөгелмә шәһәрендә хуҗалык итүче субъект – шәхси эшкуар М.М.Чинар хезмәткәрләре өчен укулар үткәрде. Чара барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының аерым нормалары аңлатылды. РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмакларына бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре, шулай ук товарларга рус телендә мәгълүмат кирәклеге турында һәм башкалар буенча аңлатмалар бирелде. Катнашучылар белгечләргә азык-төлек булмаган товарларны алыштыру һәм кире кайтару, товардагы яки башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланган очракта сатучыларга һәм башкаручыларга дәгъвалар белдерү сроклары турында сораулар бирде.
Барлык катнашучыларга "Вестник потребителя Татарстана" газетасы, брошюралар, кулланучыларның хокукларын яклау буенча төрле тематикага буклетлар, мәгълүмати бюллетеньнәр тапшырылды.