Үтәүче материалыннан эш башкару

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Кием-салым тегү һәм ремонтлау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә бәйле рәвештә кулланучы үтәүче материалыннан кием-салым тегүгә зазказ биргән очракны карап үтик.

Әлеге мөнәсәбәтләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 34 статьясы белән җайга салына. Әлеге статьяда закон чыгаручы, әгәр эш аны үтәүче материалыннан гамәлгә ашырыла икән, кулланучының һәм башкаручының бурычларын һәм хокукларын күздә тота. Статья нормасы нигезендә, эшне үтәүче кулланучының биреме буенча аның көнкүреш һәм шәхси ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен үзендә булган материалдан һәм үз көче ярдәмендә эш башкарырга тиеш. Эшнең төре һәм материал турындагы шартлар шартнамәдә теркәлгән булырга тиеш. Әлеге статьяда эш башкаручының эшне сыйфатсыз материалдан башкарганлыгы өчен җаваплылык күздә тотыла.

Эш башкару өчен материал биргән үтәүче аның сыйфатсызлыгы өчен сыйфатсыз товар сатучының җаваплылыгы турындагы кагыйдәләр буенча җавап бирә. Әлеге Законның 18 статьясындагы 1 пункты нигезендә кулланучы сыйфатсыз материал нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.

Закон кулланучыга гарантия бирә: материал хакы арткан очракта эшне үтәүче кулланучы өчен аның бәясен арттыра алмый. Материал хакына бәйле теләсә нинди үзгәрешләр аның бәясен яңадан исәпләүгә китерми: арттырмый да, киметми дә.

Шартнамә нигезендә, материал подрядчы тарафыннан кредитка, шул исәптән заказчы тарафыннан материал өчен өлешләп түләү шарты белән, бирелергә мөмкин. Көнкүреш подряды төзелгәннән соң подрядчы биргән материал бәясе үзгәртелә, яңадан исәпләнә алмый.

Шулай итеп, кулланучы эш башкаручы материалыннан эшләр башкаруга шартнамә төзи ала, чөнки "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәр якның хокукларын һәм бурычларын төгәл билгеләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International