Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышлары

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

21 июньдә Нурлат һәм Чистай районнарында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышлары узды.  

Утырышларда Ведомствоара комиссиянең алдагы утырышлары карарларын үтәү нәтиҗәләре, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында алкогольле продукцияне, шул исәптән Татарстан Республикасы аракысын сату дәрәҗәсенең кимү сәбәпләре, хәлне яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне алга этәрүгә һәм ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.

Ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башлыклары ярдәме белән алкоголь базарында закон бозуларны ачыклау эшен көчәйтергә, сәүдә оешмалары җитәкчеләре белән республикада җитештерелгән хәмер продукциясен, шул исәптән "Белый Кремль" сыра кайнату заводында сыра җитештерүнең ассортиментын арттыру мәсьәләсе буенча аңлату эшләре алып барырга, дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International