Актаныш муниципаль районында 2019 елның биш айлык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү ясау мәсьәләсе буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы узды.
2019 елның биш айлык йомгаклары буенча контроль-инспекция эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләнде.
Актаныш районы алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозулар буенча фикер алышынды. Аларга юл куймау өчен киңәшләр бирелде.
Эшкуарлар игътибарына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтының "ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ (КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ)" бүлегендә (http://gosalcogol.tatar.ru/rus/) урнаштырылган барлык профилактик материаллар комплексы тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева: "Хуҗалык итүче субъектлардан кергән мәсьәләләрне исәпкә алып, хәмер базарында тәртип бозуларны булдырмау буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләнәчәк", – дип утырышка йомгак ясады.