РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлегеннән алынган материал нигезендә Лениногорск районы, Вәли хуторы авылындагы шәхси гаражларының берсендә әйләнеш, ә атап әйткәндә махсус федераль маркалар белән маркировкаланмаган алкогольле һәм спиртлы продукцияне саклау факты ачыкланды, болар:
- 0,5 литр сыешлы "Гжелка" аракысы: 20шәр шешәле ике тартма;
- 0,5 литрлы "Родники Сибири" аракысы: 20 шәр шешәле 6 тартма;
- 0,5 литрлы спиртлы сыеклык: 20 шешә күләмендә, пластик савытларда;
шулай ук 10,0 литрлы спирткатнашмалы сыекча белән ике канистра.
Законсыз әйләнештән барлыгы 202,5 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы сыеклык алынды. Административ тикшерү эше кузгатылды, үрнәкләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелде.